ЭРГӘ и. 1) Идән астыннан суык кермәсен өчен, өйнең тышкы дивары тирәләп туфрактан өелгән нигез. Йортның эргәсе янына ятып торган Караборын, бу көтелмәгән шәһәр киемендәге кунакларны куркытырга теләп, урыныннан сикереп торды ---. Һ.Такташ. --- өйләрне әйбәтләп ябасың, сылыйсың, ишек-тәрәзәләрне төзәттерәсең, җылы тотсын өчен, яхшылап эргә саласың, --- көзге өлешкә дип чәчелгән ашлыкларны сугып, келәтнең өсәкләрен тутырасың. Татар хикәяләре 2) Берәр нәрсәнең яны, тирәсе, кырые. Шул көнне кичтән --- Сөләйман чишмә башына, йомры таш эргәсенә менде ---. А.Гыйләҗев. Кабер эргәсенә якынлашкач --- ак яулыклы апалар, сабыр чырайлы абзыйлар бер якка, яланбашлы хатыннар, ирләр икенче якка бастылар. М.Маликова 3) күч. Төп йорт, ата-баба йорты; нигез, оя; нәсел, ыруг 4) күч. Тәртип, җай, уңай, ип. Ничектер шулай килеп чыкты: нәкъ шул секундта Рушад тамагын кырды. Хушият абзый, сискәнеп, шул якка карады, --- һәм сүзенең эргәсен югалтты, буталды. М.Мәһдиев. Болай тереклек итү никадәрле матур, шигъри һәм бөек булуына карамастан, ул инде үзенең мондый тормыш эргәләренә ятмый торган бүрәнә икәнлеген аңлап бара иде. Ф.Садриев |