ЭРБЕ’Т ЧЫПЧЫГЫ и. зоол. Карга кошлар семьялыгыннан куе көрән төстәге, зур-зур таплы кош; эрбетче; русчасы: кедровка, ореховка. Алар [Бари белән Сафи], кызыл түшле карабүрекләр, эрбет чыпчыклары чыркылдавын --- тыңлый-тыңлый, тайга эченнән сузылган юл буйлап Витимга таба баралар. Ә.Ибраһимова. Тайгада суер, эрбет чыпчыгы, очкалак тиен, кеш яши. Табигать белеме



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә