ЭРБЕТ и. 1) бот. Наратчалар семьялыгыннан озын кәүсәле, пирамидаль ябалдашлы, кыйммәтле үзагачлы, мәңгеяшел ылыслы агач; кедр. Иң беренче салынган йорт аеруча шәп чыкты. Аскы өлеше таштан, өске ягы шәмдәй эрбет, нарат агачларыннан иде. М.Хәсәнов. Шулай да эрбет урманына кереп, андагы саф һаваны сулап чыкмыйча булдыра алмадык. Г.Шәйхи

2) Шул агачның кайбер төрләренең ашарга яраклы майлы чикләвеге. Чү! Нишләп ул, эрбет чикләвеге җыям дип, шушы куе урманга кереп адашты соң? Н.Хәсәнов. Эрбет чикләвеге – Себер эрбет наратының (аны халык эрбет агачы дип йөртә) орлыгы. Ботаника

3) Эрбет Көнчыгыш Уралдагы бер шәһәр; атаклы ярминкәсе белән танылган зур сәүдә үзәге; Ирбит. --- Урал төбәгендә алыш-биреш белән шөгыльләнүчеләр ешрак Эрбет ярминкәсендә очрашканнар. Л.Хәмидуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә