Э’РА и. лат. 1) Билгеле бер системада еллар исәбе; еллар исәбе башланып киткән вакыт яки вакыйга. Безнең эрага кадәр V гасырда бер грек сугышчысы Марафон дигән җирдән Афинага кадәр кырык ике километр йөгереп үтә ---. Кызыклы психология. Мөгезле эре терлекне кулга ияләштерү безнең эрага кадәр 10 мең еллар элек башланган. Дарвинизм нигезләре

2) геол. Җирнең геологик тарихындагы бүленештә иң зур вакыт берәмлеге (геологик чорларга бүленә). Африка саваннасы. Саваннада кайнозой эрасында яшәгән казылма җәнлекләргә охшаш ялгыз агачлар. М.Юныс. Палеозой эрасы, ятып калган утырма токымнар төренә карап, 5 чорга бүленә ---. А.Фәткуллин. Мезозой чорында әнә язучылар үтә дә тыйнак булганнар. Тау куышында рәхәтләнеп яшәгәннәр. М.Галиев

3) юг. Алдагы чорлардан нык аерылып торган тарихи чор; эпоха ( 1 мәгъ.). Үзе дә бүләксез калмады: аңа «1995 – 2010 – Татарстан Республикасында автомобиль спортының яңа эрасы» дигән истәлек тактасы бирделәр. Татарстан яшьләре. Кешелек тарихының яңа эрасы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә