ЭПО’ХА и. гр. 1) Җәмгыять, фән, табигать һ.б. үсешендә нинди дә булса әһәмиятле вакыйгалар, күренешләр белән характерлана торган, үзенчәлекләре булган зур вакыт аралыгы, чор, дәвер, заман. М.Гафуриның иҗаты татар совет әдәбияты фондына кыйммәтле бер җәүһәр булып кереп калды, һәм ул яшь совет укучыларын --- совет эпохасының беренче чорларындагы көрәш һәм төзү эшләре белән таныштыруда бай материал булып тора. М.Җәлил. Җитлеккән социализм эпохасында театр сәнгате тирән эчтәлеккә ия булды. Ул актив милли генә түгел, күпмилләтле колоритлы, үзенчәлекле. Казан утлары 2) геол. Геологик дәвернең – периодның бер өлеше. Моны шуннан белергә дә була: археологлар әйтүенчә (мәсәлән, Коннова Г.И. буенча) әле бронза эпохасында да, соңрак та Идел – Уралда яшәүчеләрнең дуңгыз ите ашамаганлыклары ачыкланган. И.Хуҗин. Экспозиция 40 мең еллык дәверне, ягъни палеолит (таш гасыр) эпохасыннан алып тимер гасыр башланган вакытларга кадәрге чорны үз эченә ала. Г.Нәҗипова 3) Берәр вакыйга, предмет, күренеш аеруча популяр булган, киң таралыш алган вакыт. Җирдәге цивилизациянең йөрәк, бавыр, бөер кебек органнарны имплантацияләү дәрәҗәсенә ирешкән чорда, космик сәяхәтләр эпохасында Кеше дигән олуг затларның кайберләре әллә бөтенләй «шизанутый»ларга әйләнеп баралармы, дип уйлыйм мин еш кына. А.Хәсәнов. Мини-мода эпохасы. Телсез кино эпохасы 4) күч. Берәр өлкәгә аеруча зур һәм әһәмиятле өлеш керткән эшчәнлек чоры. Аның иҗаты – үзе бер эпоха ул. М.Сәлимҗанов |