ЭПОС и. гр. 1) Әдәбиятта, лирика белән драмадан аермалы буларак, хикәяләүнең өч төреннән берсе. Әдәби төрләрнең башлангыч нигезләрен үз вакытында Гегель бик дөрес күрсәткән: эпос нигезендә – сәнгатьчә үзләштерелгән вакыйга, драма нигезендә – хәрәкәт, лирика нигезендә тойгы һәм рухи халәт ята. Н.Юзиев. Дастаннар, эпослар, поэмалар еллардан елларга --- я шул чорлардагы берәр проблемага мәңгелек һәйкәл булып калалар. Р.Харисов

2) Үткәннәр турында героик халык җырлары, борынгы хикәяләр, поэмалар җыелмасы, халык иҗатының бер жанры. Без --- һаман әле «Идегәй» эпосыннан, Гаяз Исхакый исеменнән дер калтырап куркып, университетның татар бүлегендә «дебиллар» әзерлибез. М.Мәһдиев. --- әлеге карар белән «Идегәй» әсәре ханнар эпосы дип бәяләнде, искә алу тыелган әсәрләр исәбенә кертелде. Ф.Галимуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә