ЭПОПЕ’Я и. гр. 1) әд. Борынгы поэзиядә сурәтләнгән вакыйгалары белән бер-берсенә якын торган һәм бер-бер артлы барысы бергә бербөтен булып берләшкән легендаларның, хикәяләрнең, җырларның зур циклы. Ш.Сарымсаков «Шомлы көннәр»не халык эпопеясы итеп сәхнәгә күтәрә ---. Д.Гыймранова 2) Тарихи планда зур яки озак вакыт дәвам иткән вакыйгаларны чагылдыра торган эпик характердагы зур күләмле әдәби әсәр. Язгач-язгач, зур эпопея булсын. Толстойның «Сугыш һәм солых»ы кебегрәк. Ф.Яруллин. Рус патшаларының һәрберсе хакында да диярлек фәнни хезмәтләр, романнар, ә кайберләренә багышлап хәтта күптомлы эпопеялар да язылды. Р.Мостафин 3) Зур, мөһим вакыйгалар, нәрсәнең дә булса катлаулы һәм әһәмияткә ия булган тарихы. Төрмә эпопеясы үземне дә ялкытты инде. Язарлык, сөйләрлек нәрсә дә калмады шикелле. М.Әмирханов. Ир уртасы кеше --- егәрле тормышының бер өлеше узган урынга соңгы, үкенечле карашын ташлый да, гаиләсен алып, башка җиргә күчеп китә. Шуның белән аның Кычытканлы эпопеясы тәмамлана. Т.Галиуллин |