ЭПОЛЕТЛАР и. фр. күпл. махс. Кайбер армияләрдә, шул исәптән рус армиясендә, офицер, генерал, адмиралларның парад формасындагы, тышкы очы түгәрәкләп, алтын яки көмеш чуклар, тасмалар һ.б.ш. белән бизәкләп эшләнгән погоннары. Түшләрдә орден, җилкәләрдә алтын эполетлар – шуларның барысы да җирле халыкны кырган, таптаган өчен бирелгән. М.Юныс. Суриянең офицерларына карасаң, үзеңнең XX гасырда яшәгәнеңне онытасың. Ул чуклы бүрекләр, чуклы эполетлар, урам ташына бәрелеп йөри торган бизәкле кылычлар. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә