ЭПИЦЕНТР и. гр.-лат. махс. 1) Җир тетрәү һ.б.ш. табигый яки башка җимергеч көчләрнең җир өслегендәге үзәге туры килгән урын. Әгәр эпицентр диңгезгә туры килсә, бик көчле диңгез дулкыны күтәрелә, һәм якында булган яр буйларын су баса. А.Фәткуллин. Бомба шартлаткан урынга танкка утырып барып, берничә мәртәбә шартлауның эпицентрын карап кайта. Танкны туктатып, чыгып, эпицентрда җәяүләп карап йөри. З.Зәйнуллин. Тирәндә токымнар ярылып күчә башлаган урын җир тетрәү учагы дип атала. Җир өслегендә шул урында эпицентр була. Табигать белеме

2) күч. кит. Нинди дә булса күренеш, күңелсезлек, бәла-каза һ.б.ш. үтә көчле чагылган урын. --- шагыйрь ХХ гасыр башындагы милли иҗтимагый-рухи яшәешнең үзенә бер эпицентры рәвешендә алга бастырыла. Татар әдәбияты тарихы. Эпидемияләр чыганагы кайсы илдә күбрәк очрый? Иң күп вируслар эпицентры – Кытай. Сәламәт булыйк!



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә