ЭПИФИЗ и. гр. анат. 1) Баш мие өстендәге өстәмә үсенте формасындагы, эчке секреция системасына караган шешсыман биз. Тычканнарның эпифиз бизен алып ташлау тәүлеклек ритмнар югалуга китерми. Сәламәтлек нигезләре. Начар йоклаучы кешенең эпифиз бизе тагын бер әһәмиятле гормон – мелатонин дип аталучы йокы гормонын бик аз бүлеп чыгара. Фән һәм тел 2) Көпшә сөякләрнең киңәеп, йомрыланып торган очы |