ЭПИ’ТЕТ и. гр. әд. 1) Сөйләмнең яки әсәрнең сәнгатьлелеген, поэтик көчен арттыру өчен, нәрсәнең яки кемнең дә булса уңай, матур үзенчәлеген күрсәткән, соклануны, мактауны белдергән сүз. Хәзер әни турында язу модалы бер эшкә әйләнде, әниләр турында бик күп җырлар язылды. Кызганычка каршы, әни турында язганда, мин бу эпитетларны, метафораларны кабатлый алмыйм. М.Мәһдиев. Ә бит ул «матур иртә» дип әйтер алдыннан, шушы мәлне унлап эпитет белән тасвирлап, конкрет сурәтләп бирә ---. И.Низамов 2) лингв. Бер исем янында даими кулланыла торган сыйфат (мәс., тулган ай, мул уңыш, ачык йөз) 3) ирон. Сүгү сүзе. Кызып китеп, әллә нинди эпитетлар тезде |