ЭПИСТОЛЯР с. әд. 1) Эпистолага хас

2) Хатлар формасында язылган. Эпистоляр жанрда – хатлар рәвешендә язылган бу поэма минем үземә ошады. Р.Миңнуллин. Әдәбият киң мәгънәдә, язма шәкелдә иҗат ителгән һәртөрле әсәр, дигәнне аңлата. Аңа фәнни, публицистик, белешмә, эпистоляр һәм башка төрле әсәрләр керә. К.Гыйззәтов

3) Хатлардан торган, хатлар җыелмасын тәшкил иткән, хатлар төрендәге. Әдәбият институтында укыганда, ул безнең Диләрә Зөбәерова белән берничә еллар хат алышкан икән! Араларында, шиксез, гаҗәеп матур эпистоляр роман булган, хатлар да, шигырьләр дә йөргән ---! Р.Гаташ

ЭПИТАЛА’МА и. гр. 1) Антик поэзиядә һәм музыкада яңа өйләнешүчеләрне котлау җыры

2) Өйләнешү, кавышу хөрмәтенә язылган шигырь



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә