ЭПИЛОГ и. гр. 1) Борынгы грек драмасында тамашачыларга автор ниятен аңлатып бирә торган соңгы мөрәҗәгать

2) әд. Әдәби әсәрнең, әсәрдә сурәтләнгән вакыйгалардан соң, геройларның язмышы турында сөйләнә торган тәмамлану өлеше. Алар шул пәрдә фонында моннан унике ел элек башлап җибәргән спектакльнең эпилогын уйнадылар. М.Маликова. Әсәрнең эпилогында татар һәм рус туйлары матур гореф-гадәт буларак тасвирлана. Ә.Закирҗанов

3) муз. Кинофильм, музыка әсәре һ.б.ш.да тәмамлану күренеше

4) күч. Нәрсәнең дә булса соңгы чоры, соңгы өлеше, йомгагы, ахыры, чишелеше



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә