ЭПИЛЕ’ПСИЯ и. гр. мед. Баш миенең әледән-әле көзән җыеру, аң югалту белән характерлана торган хроник авыруы; өянәк, зыяндаш авыруы. Бу хәлләрдән Миргалим исемле картның өянәк чире кузгалды, ул эпилепсия чиреннән идәнгә барып төшеп, тартыша, гырылдый башлады. Ф.Бәйрәмова. --- ул эпилепсия белән авырый, һәм кайчагында авыруы безнең каршыда тота – кинәт яман ачы тавыш белән кычкыра да җиргә егыла, бәргәләнә. А.Тимергалин |