Э’ПИК II с. 1) Эпос жанрына караган, эпос саналган. Лирик поэзия дә, эпик поэзия дә заманның рухын, бүгенге кешенең хисләрен яңача бирү өчен эзләнә. И.Юзеев. – Эпик жанр минем өчен ят, әти. Мин хәзерге көнне язам, хәзерге көн геройларын, – дип акланды Мәҗнүн. Х.Ибраһим. Халыкның борынгы бабалары, алыплар һәм батырлар турында риваятьләр --- – болар барысы да төркиләрнең поэтик эпик иҗатында чагылыш таба килгәннәр. Р.Әхмәтьянов

2) Эпоска охшаган, эпос кебек

3) Эпоска хас. Эпик ысул белән саллы итеп хикәяләве, образларның масштаблы --- булуы ягыннан «Михнәтле заман» трилогиясе роман-эпопея санала. Х.Сарьян. Тукай булган урыннар илһамлануга һәм күпсанлы лирик, эпик пейзажлар тудыруга мөмкинлек бирделәр. Д.Хисамова

4) күч. Күтәренке, тантаналы, тыныч. Эпик тон



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә