ЭПИЗОО’ТИЯ и. гр. Хайваннар арасында нинди дә булса йогышлы авыруының шактый зур территориядә киң таралуы; кыргын. [Ногман:] Бозауларда була торган ак тизәк, паратиф, сыерлардагы инфекцион аборт яшь терлекләрне үрчетүгә каршы иң куркынычлы эпизоотияләрдән санала. Т.Гыйззәт. Декабрь аенда Бөгелмә, Богырыслан, Бузулук һәм Николаев өязләрендәге татарлар һәм башкортлар эпизоотия очракларында мал-туарны үтерүгә каршы чыгалар. Гасырлар авазы |