ЭПИЗО’ДИК с. 1) Системалы рәвештә булмаган, бер очрактан икенче очракка кадәр генә була ала торган, әллә нидә бер, көтелмәгән. --- биредә бер-ике атна чамасы Я.A. Пономарёв белән M.Г. Худяков, 1928 елда ун көн буена A.C. Башкиров экспедицияләре эшли. Әмма эпизодик характердагы бу казылмаларның нәтиҗәсе әллә ни зур булмый. М.Хуҗин. Мондый эпизодик бәла-казаларга 1552 елдан башлап эзлекле рәвештә уздырылган миссионерлык сәясәте дә өстәлгән ---. Мирас 2) Очраклы; төп, нигез итеп исәпләнми торган. --- татар поэзиясендә кыска шигырьләрнең төрле формалары --- аз һәм эпизодик характерда булу сәбәпле, әлеге авторлар иҗатының төп юнәлешен һәм эчтәлеген билгели алмадылар. Р.Фәйзуллин 3) Аерым эпизодларда, күренешләрдә генә катнаша торган; төп геройларга һәм төп сюжетка карамаган. --- ул --- гап-гади артистка. Аның да шөһрәт казанмаганы, сәхнәгә кереп-чыгып йөри торганы гына. Үзләре телендә андыйларны эпизодик рольләрдә уйнаучы дип атыйлар бугай. И.Юзеев. Р.Төхфәтуллин әсәрләрендә фон өчен генә алынган эпизодик персонажлар еш кабатлана. Татар әдәбияты |