ЭПИЗОД и. гр. 1) Тормышта булган нинди дә булса бер очрак, вакыйга. Хәтердә сеңеп калган икенче эпизод: Зиннәт иптәш малайлары белән берәүләрнең яшелчә бакчасын басмакчы булды. Р.Кәрами

2) кит. Нинди дә булса эзлекле процесс, вакыйга, күренеш, хәл һ.б.ш.ның вакыт, урын яки башкача чикләнгән бер өлеше, кисәге. Фәрит Хәбибуллович --- элегрәк үзенең эш практикасында очраган куркыныч җинаятьләрне тикшерү эпизодларын исенә төшерде ---. Ф.Вәлиәхмәтов. Күз алдында өзек-өзек картиналар, әле генә сөйләнгән вакыйганың аерым эпизодлары, кешеләр, аларның йөзләре… Р.Кәрами

3) Кыска вакытлы, очраклы хәл яки вакыйга. Имән төбендә утырган кич – ул бер очраклы эпизод кына ---. А.Гыйләҗев

4) Әдәби әсәрнең чагыштырмача, теге яки бу дәрәҗәдә тәмамланган яки мөстәкыйль кисәге. Язучы әсәрдә мондый сынауның гаять оригиналь бер формасын сурәтли: Сарсымбай авылының икенче бер җәйләүгә күчүе вакытында ат өстендә уйнаклап барган Карлыгач-Сылуның Арысланбай белән очрашу эпизоды. М.Хәсәнов

5) Кинокартинаның сюжет ягыннан төгәлләнгән бер кисәге, өзеге. Фильм башында Наилә, Рәхимгә елыша барып, теге яки бу эпизодка үзенең мөнәсәбәтен белдерә торды. А.Вергазов. [Фильм өчен] күпчелек эпизодлар Ямал-Ненец автономияле округында төшерелде. Юлдаш

6) Театрда вакыйгаларның үсеше белән бәйләнмәгән өстәмә күренеш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә