ЭПИДЕ’МИЯ и. гр. мед. 1) Билгеле бер территориядә нинди дә булса йогышлы авыруның киң таралуы, кизү, мур. Җитмәсә, грипп эпидемиясе булу сәбәпле, больница авырулар белән тулган, Гөлшәһидә аларны урнаштырырга урын таба алмыйча тәмам алҗып бетте. Г.Әпсәләмов. Шәһәр халкын ваба, тиф эпидемияләре дә онытып бетерми. Р.Мостафин 2) күч. Бик тиз таралып китә торган күренеш. Марҗа кулы белән затлырак кәнәфигә утырырга теләүче һәм теләгенә ирешкән галимнәр барлыкка килде. Бу эпидемия бүген дә дәвам итә. Т.Миңнуллин. Яңа гына барлыкка килгән гаиләләрнең яртысына якыны бер-ике елда таркала икән, бу инде бер төрле кысаларга да сыймый. Бу – үзенә күрә афәт, эпидемия сыман күренеш. М.Әхмәтҗанов |