ЭПИДЕ’МИК с. 1) Эпидемия характерындагы, эпидемия үзенчәлеге булган. Шул вакытта әллә каян килгән эпидемик авыру калган халыкны кырып бетерә. Г.Исхакый. Грипп һәм башка эпидемик авырулар язга таба калкып чыга. Идел 2) Эпидемиягә каршы көрәш белән бәйле булган. Чит ил гражданнары илдәге эпидемик вазгыятькә тискәре йогынты ясарга: ВИЧ-инфекция, вируслы гепатит, малярия, туберкулёз, хәтта Эбола һәм Зика авыруларын таратучылар булып торырга мөмкин. Казан утлары. Илебезнең 20 субъектында инде чирләүчеләр исәбе эпидемик чиктән узып киткән. Мәйдан. Эпидемик чаралар 3) күч. Эпидемия шикелле барлык җиргә таралган, һәр җирдә булган |