ЭПИГРА’ФИК с. Эпиграфикага мөнәсәбәтле, эпиграфикага караган. Һ.Йосыпов бу авыл зиратында XIV йөзгә мөнәсәбәтле кабер ташы язмалары таба. Шулай ук ул күршедәге Өбрә, Айбаш һәм Мәмдәл авылларында да шушы чорга караган эпиграфик истәлекләрне билгели. Ф.Гарипова. Әтрәч зираты – Урта Идел регионының борынгы чордан сакланып калган иң зур эпиграфик комплексы! А.Сункишев |