ЭПИ’ГРАФ и. гр. 1) Борынгы грекларда кабер ташларындагы язу

2) әд. Автор тарафыннан әсәрнең яки аның берәр бүлегенең башында бирелгән һәм шушы әсәрнең, бүлекнең төп идеясен яктырткан гыйбарә, гадәттә кайдан да булса алынган аерым цитата, мәкаль, әйтем. Шушыңа охшашлы җыр «Казан утлары»ның җитмеш алтынчы елгы өченче санында Стәрлетамакта нәшер ителгән китаплар турындагы мәкаләгә эпиграф буларак басылып чыкты. М.Әмир. Шагыйрь, иң әүвәле, эпиграф урынына Тукайның «Ни сәбәптән җир йөзендә тәнгә – мунча, җанга – юк?» дигән шигырь юлын язып куйган. Н.Юзиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә