ЭПИГРА’ММА и. гр. әд. 1) Борынгы грекларда һәйкәлләргә, биналарга, кабер ташларына, бүләкләргә һ.б.га шул предметның әһәмияте һәм мөһимлеге турында язылган прозаик яки шигъри язма

2) Кемгә яки нәрсәгә карата төртмәле, чәнечкеле итеп язылган кыска сатирик шигырь; шундый шигырь жанры. Ода-мәдхияләр, эпифания-мәрсияләр, элегияләр, --- эпиграммалар, җырлар – эчтәлек буенча да, төзелешләре буенча да билгеле бер тотрыклылыкларын саклаган лирик жанрлар һаман да туа торалар. Н.Юзиев. XX гасыр татар поэзиясендә эпиграмма жанрына күп шагыйрьләр ишек шакыды. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә