ЭПИГОН и. гр. кит. Нинди дә булса фәнни, сәяси яки әдәби юнәлешкә сукырларча иярүче, иҗади үзенчәлектән мәхрүм булган, үзеннән алдагы кешеләрнең искергән идеяләрен, методларын механик кабатлаучы кеше; тәкълитче. Бу тавышта без күбрәк Такташ нюансларын ишетәбез. Илдар Такташны кабатламый! Ул Такташ иҗатының эпигоны түгел. Х.Туфан. Аерым алганда, Г.Толымбайский аны «солтангалиевче» Бурнашның эпигоны дип атый. Ф.Галимуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә