ЭҢГЕ’Р-МЕҢГЕР җый. и. 1. к. эңгер. Акъярны яңа сауган сөт кебек җылы кичке эңгер-меңгер урый. Г.Әпсәләмов. Кичтән баҗайга барып, көтүне иртәнге эңгер-меңгердә үк алып чыгарга куштым. В.Нуруллин 2. с. мәгъ. Ярымкараңгы. Шул вакытта аяк очымда сәкедә бөкрәеп утырган бер кешегә күзем төште. Эңгер-меңгер вакыт булганга, аның кем икәнен аерып күреп булмый иде. Гали Рәхим. --- ерак түгел, бик зур бүлмаган, эңгер-меңгер вакытның серлелеген үз эченә алган көмеш күл җәйрәп ята иде. А.Нәҗми |