ЭҢГЕРЛӘНҮ ф. Кояш баеганда яктылык әкренләп кимү, караңгылана төшү яки кояш чыкканда караңгылык сыеклану, әкренләп яктыру; эңгер вакыты җитү. Зиннур Ширьязданга көн эңгерләнгән чакта килеп керде. А.Расих. Урман буйларында күксел төтен, Шунда таба күңел тартыла. Үтә дә көн, эңгерләнә дөнья, Кояш бата таулар артына. Р.Зарипов Эңгерләнә башлау Эңгерләнү билгеләре барлыкка килү. Тирә-як эңгерләнә башлады Эңгерләнеп бару Торган саен эңгерләнү Эңгерләнеп калу Билгеле бер хәлдән, вакыйгадан соң эңгерләнгән хәлгә килү. Эңгерләнеп калды көн уртасы Тоташ килгән болыт астында. Г.Ибушев Эңгерләнеп тору Эңгерләнгән хәлдә булу. Кичке авыл эңгерләнеп тора |