ЭНЦИКЛОПЕ’ДИЯ и. фр. гр. Белемнең барлык (универсаль энциклопедия) яки аерым тармакларына (тармак энциклопедиясе) караган аңлатмалы сүзлек формасында төзелгән фәнни яки фәнни-популяр белешмәлек-кулланма. Дәфтәр, әлбәттә, энциклопедия түгел, Актанышның Мәчти авылы кешеләре ул дәфтәрдән Вәли Шәяхмәтов яки Яруллин Сәләхетдинне эзләмәсләр. Т.Миңнуллин. Шундук китапханәгә йөгердем, энциклопедиядән карадым: [Шульгин] 1878 елда туган икән. М.Мәһдиев

2) иск. Берәр фәннең төрле тармаклары буенча системага салынган күзәтү

3) күч. Тормышны һәрьяклап, киң яктырта торган сәнгать әсәре. Укучы Тукай эчке дөньясының энциклопедиясен, бер дә аптырамыйча, бөтен каршылыгы белән укый ала. Г.Халит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә