ЭНЦИКЛОПЕ’ДИК с. 1) Энциклопедия рәвешендәге, энциклопедия сыйфатларына ия булган; энциклопедиягә охшаган. 1960 елларда, ул энциклопедик белешмәлеккә багышлап, Англиядә бер гыйльми хезмәтнең нәшер ителүе турында Исмәгыйль ага үзе бер сөйләгән иде. Л.Хәбибуллин. Бу бүлек әле хәзер дә, бигрәк тә аспирантлар һәм яшь галимнәр өчен, татар фольклористикасы буенча энциклопедик характердагы мөһим чыганак ролен үтәп килә. Х.Мәхмүтов

2) Фәннең күп өлкәләре белән таныш, күпьяклы белемгә ия булган. Аны, төрле тармакларда кылган гамәлләренә, язган китапларына карап, энциклопедик табигатьле галим дип тә атарга мөмкин. Х.Миңнегулов. Энциклопедик хәтерле Рәдиф Гаташ шунда ук бу юлларның Роберт Әхмәтҗанов шигыреннән икәнен әйтеп бирде. М.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә