ЭНЦЕФАЛОПА’ТИЯ и. гр. мед. Нәселдәнлек, инфекция, агулану, җәрәхәтләнү, гиповитаминоз кебек сәбәпләрдән барлыкка килгән ялкынсынусыз баш мие авыруы. Энцефалопатия җитди өзлегүгә китерә: көзән җыеру нәтиҗәсендә үлемгә китерергә яисә, үзеннән соң, дәвалап булмый торган эпилептик өянәк барлыкка китерергә яки саңгырау калдырырга мөмкин. Сәламәт булыйк! |