ЭНТУЗИАСТ и. гр. Үз эшенә нык бирелгән, шуңа бөтен көчен бирүче, энтузиазм белән эшләүче кеше. Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры, режиссёры Рафаил Усманов Әстерханда театрны аякка бастыру шөгыле белән йөри. Энтузиастлар бар, хыяллар зур. Т.Галиуллин. Камил әфәнде хаҗи да, хафиз да, җырчы да – мәшһүрлекне яратучы һәм энтузиаст бер кеше дә иде. Г.Баттал |