ЭНҖЕЛЕ с. Энҗе белән бизәлгән, энҗеләре булган. Зәңгәр атлас күлмәк кигән, ал алъяпкыч япкан, башларына энҗеле калфак кадаган чибәр яшь хатыннар, кызлар көмеш поднослар күтәреп --- йөриләр. М.Мәһдиев. [Хәнифә] җете кара чәчен малайларча кыска итеп кистергән, килешеп тора тагын үзенә, колагында энҗеле алтын алкалар. М.Хәбибуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә