ЭНҖЕ-ҖӘҮҺӘР җый. и. 1) к. энҗе-мәрҗән. Колагыңа – алтын алкалар, муеныңа энҗе-җәүһәрләр тагасың. И.Юзеев. О, нинди генә тамашаларны күрмәде ул бу балда! Кып-кызыл постау җәелгән подъезд, балкып торган заллар, --- ак, зәңгәр, кызгылт күлмәкләр киешеп, муеннарына, ялангач кулларына энҗе-җәүһәр таккан ханымнар. М.Гапаров

2) күч. Нәрсәнең дә булса иң югары сыйфатлы, иң матур үрнәкләре, бизәкләре, шедеврлары. Татар теленең энҗе-җәүһәрләре, Тукай әйткәнчә, Казан арты сөйләшендә. С.Поварисов. Ә инде халкыбызның энҗе-җәүһәрләре саналган халык җырлары Мәхмүт Нигъмәтҗановның иҗади эшчәнлегендә төп урыннарның берсен алып тора. Г.Бәйрәмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә