ЭНҖЕ и. кыт. 1. 1) Кайбер моллюскларның кабырчыгы эченнән табыла торган ак, саргылт, алсу, сирәгрәк кара төсле борчак формасындагы кыйммәтле перламутр матдә. Шулай итеп, бер бөртек ком аркасында бака кашыгы эчендә энҗе үсә. А.Муратов. Хәлифәнең борынгыдан калган хәзинәсендә, бер янчык белән, төнлә дә балкып тора торган гәүһәрләр, берничә бик эре энҗе --- һәм берничә рум якуты бар иде. Борынгы татар прозасы 2) Шул матдәдән ясалган бизәнү әйбере. Энҗе дә мәрҗән кызларның кулбавы, Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы. Җыр. Кызлар кич утыра, киндер җеп эрлиләр, шушы җеп эрли торган кызларның беләгендә, кул чугында энҗе дә мәрҗән. Р.Батулла 3) күч. Үзенең тышкы күренеше, ялтыравы, аклыгы белән энҗегә охшаган, энҗене хәтерләтә торган әйберләр турында. Үләннәр аксыл энҗе белән капланган, урманнар күкселләнгән, агач төпләренә бозлы сары яфрак түшәлгән ---. М.Мәһдиев. Бер малай шәйләнә. Ертык күлмәктән, яланбаш, ялан тәнле. Куллары имәнгә чытырдап ябышкан, күзләреннән энҗе бөртекләре тәгәри. Н.Хәсәнов 4) күч. Үзенең сыйфатлары белән башкалардан аерылып торган, нәрсәнең дә булса иң яхшы бизәге, хәзинәсе саналган әйбер яки зат. «Иң-иң кирәген – фикереңнең энҗесен яз», – диде. Ш.Рәкыйпов. Урта гасыр шигъриятенең энҗеләре 2. с. мәгъ. Шул перламутр матдәдән ясалган, шуның белән бизәлгән. --- ә Рушан исә, кичәге шикелле, янә аның өч рәт итеп тезелгән ясалма энҗе муенсалы нәфис муенын, хатын-кызларга гына хас ымсындыргыч түгәрәк ачык иңнәрен сокланып күзәтә. Р.Мирхәйдәров. Мин энҗе алкамны салып, аның [Һайганушның] колакларына тагып куйдым. Р.-Н.Гүнтәкин |