ЭНЕ’РГИЯЛЕ с. 1) Көчле, гайрәтле; җитез, хәрәкәтчән; энергиясе ташып торган. Яшь ягыннан да кече түгел, үзе өлкән лейтенант, ротамы, батарея командирымы булган, бик энергияле, тимер егет... Ш.Маннур 2) Эшлекле, актив, тырыш. Анда [үзәк лабораториядә] Гәрәй, Василий кебек яшь, энергияле, таләпчән, үткен күзле кешеләр кирәк иде. А.Гыйләҗев. --- Марсель Мөслимович югары оешмалар алдында ялкынлы трибун, менә дигән оратор, эрудицияле мужик, энергияле җитәкче даннарын казанырга тырыша, югыйсә ул үзе ике җөмлә дә төзи белми. Г.Афзал 3) Бик нык тәэсир итә торган, көчле. Бүгенге яшүсмерләр яңадан кызу хәрәкәтле һәм энергияле бию – рэпка тартыла. Юлдаш. Аниматорлар артыннан гади һәм энергияле хәрәкәтләрне кабатлап, «Мин яратам сине, тормыш!» бию флешмобына кушылырга була иде. Кама ягы |