ЭНЕ’РГИЯ и. гр. 1) Материянең төп сыйфатларыннан берсе, хәрәкәтнең гомуми үлчәве, материя хәрәкәте запасы (механик, җылылык, электромагнит, химик, гравитацион, атом-төш һ.б. формасында). Энергия саклану законын, чынбарлыктан чыгып, энергия әверелүе төшенчәсе белән бәйләнештә генә, төп-төгәл итеп тәгъбирләргә мөмкин. Фән һәм тел. Җылылык энергиясенең икенче өлеше, механик энергиягә әйләнеп, циклонга коточкыч куәт бирә. Кызыл таң

2) Шуның махсус җитештерелә һәм хуҗалык максатларында файдаланыла торган төре; электр. --- хәзер алар [колхозлар] үзләренә кирәкле энергияне дәүләт челтәреннән, югары вольтлы линияләрдән арзан бәягә генә алалар. Г.Галиев. Түшәмдәге лампочканы сүндереп куйдым. Энергия әрәм булмасын. Г.Нәбиуллин

3) Куелган максатка ирешү өчен сарыф ителгән, куелган физик яки рухи көч. Аның [Сәвиләнең] бар энергиясе уйга җигелә. Н.Гыйматдинова. Энергиягезне төп проблемага сарыф итсәгез икән. Б.Камалов

4) Кеше характерындагы дәртлелек, тырышлык, активлык



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә