ЭНЕРГЕ’ТИКА и. гр. 1) Энергия ресурсларын үзләштерү, эшкәртү, үзгәртү, тапшыру, файдалану процессларын өйрәнә торган фән. – Белә ул, белә, – дип каршы төште энергетика институты студенты Наташа Молчанова. М.Насыйбуллин. Шәүкәт энергетика институтының хәзерлек группасына урнашты. Җ.Фәйзи 2) Халык хуҗалыгының төрле энергия эшләп чыгару, аннан файдалану һ.б.ш. белән шөгыльләнә торган тармагы. Һиндстанда кара һәм төсле металлургия, энергетика, нефть химиясе, электроника, суднолар төзү буенча зур мөмкинлекләр ачылды ---. М.Мәһдиев. Энергетика иң мөһим тармак хәзер. Кем шәм яктысында яшәргә риза? Беркем дә... Р.Зәйдулла 3) Физиканың энергия үзлекләрен өйрәнә торган бүлеге 4) филос. к. энергетизм 5) Парапсихологиядә уңай яки тискәре үзлекле рухи көч, энергия. Әгәр кешенең эчке дөньясы, уй-фикерләре уңай энергетикадан гына торса, җир йөзендә авыручылар булмас иде. Т.Шәрифуллина. Һәр сүзнең үзенең энергетикасы бар. М.Сәлимҗанов. Ләкин кызыгы шунда: Нурихан абый үзе булмаса да, аның рухи энергетикасы Дәрвишләр бистәсеннән үк сизелеп, тоелып тора иде. Б.Рәхимова |