ЭНЕРГЕ’ТИК III и. 1. Үзәк нерв системасына тонус бирә, хәл кертә, йокыны ача, эшкә сәләтлелекне арттыра дип исәпләнгән, составында кофеин һ.б. матдәләр булган газлы эчемлек. Энергетиклар сатуда юк, Татарстанда аз алкогольле спиртлы эчемлекләр – энергетикларны сатуны тыйганнар. Шәһри Казан

2. с. мәгъ. Шундый үзлекләргә ия. Күреп торабыз: Русиядә, бигрәк тә шәһәрләребездә, чипсы, кока-кола һәм энергетик эчемлекләр ашап-эчеп тә менә дигән итеп яшәргә була, дип ышанган буын үсте. Мәдәни җомга. Энергетик эчемлекләр бигрәк тә үсмерләр организмына начар тәэсир итә. Кызыл таң



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә