ЭНЕРГЕ’ТИК II с. 1) Энергетика ( 1 мәгъ.) белән бәйле, энергия җитештерүгә һәм файдалануга мөнәсәбәтле. Ә чимал һәм энергетик ресурсларны экономияләү мәсьәләсе ничегрәк тора? М.Сәлим. Татарстанда табигый энергетик чыганаклар да бар. Ф.Зариф

2) Энергиянең ( 1 мәгъ.) барлык төрләрен эшләп чыгару һәм куллануга бәйләнешле. Очучы бал корты зур йөк белән очканда, энергетик материалны аз сарыф итә. Татарстан балы. Майлар организмда шулай ук пластик һәм энергетик роль уйный. Сәламәтлек нигезләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә