ЭНЕРГЕ’ТИК I и. рус 1) Энергетика белгече, энергетика сәнәгате хезмәткәре. Идарәнең энергетигы --- Мөнип Сәлахов килгәндә, Илфир багана башында алюмин чыбыкны тәтәйгә беркетеп маташа иде. Р.Кәрами. Аның [академиянең] составына шул ук химиклар, физиклар, математиклар, энергетиклар, медиклар һәм башка шундый төгәл фәннәр вәкилләре кереп тулды. Т.Галиуллин 2) Энергетизм тарафдары |