ЭНЕОЛИТ и. лат.-гр. археол. Неолиттан бронза гасырына күчү чоры; халколит гасыры (таш кораллар куллану белән беррәттән беренче тапкыр бакыр кораллар барлыкка килгән чор). Татарстан территориясендә һәм аңа якын Урта Идел буе районнарында энеолит чорында волосово археологик культурасына караган кабиләләр яшәгән. Татарстан тарихы. --- металларны үзләштерүдән башланган чор (металлдан эшләнгән беренче хезмәт кораллары б.э.к. IV–III меңьеллыкларда гына киң тарала) энеолит (бакыр-таш гасыры) дип атала. Бөтендөнья тарихы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә