ЭНЕМ и. тарт. форм. 1) к. эне ( 1 мәгъ). Әнкәй ундүртәр сәгать эшләп эттәй арып кайта, ә энем Камәретдин аны: «Әнсәү, мәми, әнсәү, мәми», – дип елап каршы ала. А.Әхмәт. Ике елдан соң, унберенче бала булып, Илдархан исемле энем дөньяга килә. Ә.Еники

2) Үзеңнән кечерәк яшьтәге ир затына мөрәҗәгать итеп әйтелә. [Җамали] Без үзебез, энем, көн-төн хөкүмәт өчен тырышып йөрүче бер бәндә инде. А.Әхмәт. Кара әле, кем, энем Зәйни, калдырып тор әле беразга шушы гармуныңны. Ф.Бурнаш

3) Кемне дә булса кимсетебрәк мөрәҗәгать иткәндә кулланыла. [Сафый:] Башың яшь әле, энем, синең! Ф.Әмирхан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә