ЭНЕКӘШ и. 1) ирк. к. эне. Мондый хатларны минем энекәш буш вакытларда дистәләп яза иде. А.Шамов. Николай Иванович үзе турында гына кайгырта торган тар кеше булмады, ул үзе артыннан энекәшләрен тартты ---. Т.Галиуллин

2) к. энем ( 2 мәгъ.). Ә мин, энекәш, шулай да кул куя алмыйм бу эшкә, юк әле. Г.Гобәй. Сезгә, Газиз энекәш, карт геолог белән бәхәс ачканчы, күбрәк әнә кулыгыздагы нәрсә белән шөгыльләнергә кирәк. А.Әхмәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә