ЭНЕ и. 1) Үзеңнән кече ир туган; энекәш. Иң ахырда Вахитның энесе Сабир төшендә абзасын күрүен, тик ничек күрү рәвешен онытканын сөйләде. М.Гафури. Алдагы йөктә, Җәүдәтнең кечкенә энесен көзге җилдән яшереп, арба уртасына әнисе утырган. Г.Әпсәләмов

2) Яшькә кече булган ир заты; энекәш. Бу егет миңа абый түгел, эне генә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә