ЭНДОРФИННАР и. күпл. Үзәк нерв системасы эшләп чыгара торган, аминокислота калдыкларыннан гыйбарәт органик матдәләр. Хәтерлисеңдер, гел стресс хәлендә яшәвемнең фәнни сәбәбен син баш миендә гаҗәеп молекулалар – эндорфиннар җитмәве белән аңлаткан идең? Ә.Баян. Ихтыярсыз кыз. Эш юклык, вакыт күплек аркасындамы? Әллә инде, чыннан да, кызның баш миендә эндорфиннар җитмиме? Ф.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә