ЭНДӘШҮ ф. 1) Кемгә яки нәрсәгә дә булса берәр сүз, сорау белән мөрәҗәгать итү, дәшү. Рәүфәгә сүз кушкан чакларда инде ул аңа кешегә эндәшкән шикелле эндәшми, ә ничектер мыгырдана, коры һәм бик тупас итеп эндәшә. А.Шамов. Авыр хезмәттән бүртеп тамырланган кулларын алга сузып, кыюсыз гына: – Зәйнәп... кызым... кайттыгызмы?! – дип эндәште. Х.Ибраһим

2) Гомумән, сүз әйтү, сөйләшә башлау, сөйләшү. Кешеләр башта эндәшмичә генә ашадылар. Ш.Камал. Ул көн буе бер сүз эндәшмәде. Ә төннәрен калып ялгызы, Ак кәгазьгә тутырып хатлар язды, Калыкканчы Чулпан йолдызы. Ш.Маннур

3) Җавап бирү. Дөрес, әти-әнисеннән, абыйсы Мисбахтан аңа хатлар килгәли, ә Миңнурый нигәдер бөтенләй эндәшми. Г.Әпсәләмов. Җәмилә: – Син мине, бу нинди сәер, дип уйлыйсыңдыр инде, әйеме, юләр, дисеңме? – Җантимер эндәшмәде. Ф.Яхин

Эндәшеп алу к. эндәшеп кую. Кулларын күкрәк тирәсенә куеп, кычкырып кемгәдер эндәшеп алды. Ф.Сафин

Эндәшеп карау Сынау, тикшерү, белү максаты белән эндәшү. Бу дөньяда очраклы бернәрсә дә юк бит, бәлки, тәвәккәлләп, эндәшеп карарга кирәктер? Ф.Бәйрәмова. Эндәшеп тә карады аңа хатын: «Зинһар, мине эзәрлекләмә, күршекәем! Мин болай да тере мәет», – диде. Н.Гыйматдинова

Эндәшеп кую Бер тапкыр эндәшү. Картның җан газапларын күреп, зиратта эшләүчеләрнең берсе аңа татарча эндәшеп куйды: – Син алай ук борчылма, абзый кеше, – диде ул. Ф.Бәйрәмова. – Тик кенә тор, – дип кырыс кына эндәшеп куйды Искәндәр. Д.Бүләков

Эндәшеп тору Әледән-әле, даими эндәшү; әле, хәзерге вакытта эндәшү. Хәлбуки аның алдында чиге юк киң ачыклык, ямьле зәңгәр күк, җем-җем килгән якты йолдызлар, ни кадәр тау, урман вә сулар – һәммәсе «бездәге серләрне бел» дип, аңар мәгънәви телләре белән эндәшеп торалар. Г.Буби



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә