ЭНӘ’ТИРЕЛЕЛӘР и. зоол. күпл. Тиреләре өске яктан тырпаеп торган известь энәләр белән капланган, йолдызсыман, шарсыман, дисксыман һ.б. формадагы, су төбендә яши торган умырткасыз хайваннар тибы; русчасы: иглокожие. Энәтирелеләрдә, кайбер суалчаннарда һәм буынтыгаяклыларда аталанмый калган күкәйләр, аталанган күкәйләр шикелле үк, бүленә башларга мөмкин. Кызыклы физиология. Умырткасызларга суалчаннар, моллюсклар, энәтирелеләр --- һәм хайваннарның кайбер башка төркемнәре керә. Табигать белеме |