ЭНӘЛЕ с. 1) Энәсе ( 1–5 мәгъ.) яки шуңа охшаш детале булган. Әнисе улы чистарткан мамыкны ике рәтле, биек-озын энәле куркыныч тарак аша тарап үткәрә ---. Р.Мирхәйдәров. Берничә рәт тимер энәле тарагычлар белән таралгач, сүс озыная, тәрәш хәленә керә. Дөньяда ниләр бар? 2) Ылыслы. Юл буенда озын энәле чыршылар үсә 3) Чәнечкеле (үсемлекләр тур.). --- күгән агачларының яфраклары күренми, озын энәле ботакларын күм-күмгәк җимеш сырып алган ---. Р.Хәбибуллина. Өй артында бакча гөлләре, Кайберләре була энәле. Ч.Мусин 4) Чәнчә торган үсентесе, энәсе ( 8 мәгъ.) булган (хайваннар тур.). Кенәз кызы Керпене үбүгә, аның энәле тиресе шуышып төшеп, каршысында баһадирдай яп-яшь егет пәйда булган. Әкият 5) күч. Усал, зәһәр, яман; усаллыкны чагылдырган. Озак карап торды немец өч солдатка, бигрәк тә Василий чыраена «мәхәббәте» төште булса кирәк, энәле күзләрен озаклап аңа текәде. Ә.Еники 6) күч. Төртмәле. Син хәзерге кебек энәле сораулар бирми идең ул чагында. Ф.Хөсни. Варис әнисенең энәле сүзләрен ошатмавын сиздерде. Б.Камалов |