ЭНӘЛӘНҮ ф. 1) Энә формасына керү, энә рәвеше алу. Кар кристаллары энәләнү 2) Энәләрен кабарту. Дикобраз энәләнү 3) күч. Киреләнү; ачулану; энәләрне тырпайту. Ачуым чыкты. Мин дә керпе шикелле энәләндем. Н.Дәүли. Бергә чакта ни дип энәләнәбез соң без, ни дип бер-беребезнең күңел түгәрәклеге турында кирәгенчә уйламыйбыз? Б.Камалов |