ЭНӘ’ КАРАГЫ и. зоол. Энә караклары семьялыгыннан озын нечкә гәүдәле, очканда үзенчәлекле тавыш чыгара торган, ике пар үтәкүренмәле канатлы ерткыч бөҗәк; русчасы: стрекоза. [Сәвилә]: Быел энә карагын күрдеңме? «Энә карагы – энә урлый» дип, безне бәләкәй чакта әбиләр алдый иде. Н.Гыйматдинова. --- энә караклары исә бер урында асылынып калгандай хәрәкәтсез торалар да ялт итеп кенә икенче урынга күчәләр. Р.Фәизов |