ЭНӘ-ҖЕП җый. и. Энә һәм җепләр. Зөбәйдә энә-җеп алып оекбаш ямарга керешә. М.Хәсәнов. Беренче дәресләрдә Наилә Хәбировна энә-җеп һәм уймак белән ничек эш итәргә кирәклеген өйрәтте. А.Вергазов

Энәдән-җептән Баштанаяк яңа киемнән, гел яңа киемнән генә. Батырайган егет – өс-баш энәдән-җептән: күк костюм-чалбар, аякта елтыр штиблет, --- йон костюмына төрдәш галстугына алтын булавка атландырган. А.Гыйләҗев. Кичкә таба Алмас, энәдән-җептән киенеп, каядыр китәргә җыена башлады. Р.Мулланурова. Энәдән-җептән (генә) төшкән к. энәдән (генә) чыккан. Әлбәттә, энәдән-җептән генә төшкән, кызлар куа торган кием түгел иде аның өстендә ---. Р.Кәрами. Энәдән-җептән (генә) чыккан к. энәдән (генә) чыккан. [Степан Зайцевның] Өстендәге киеме энәдән-җептән генә чыккан дигәндәй, өр-яңа, һәммәсе – иң югары сорт. М.Насыйбуллин. --- администратор картка сүз юктан сүз булсын өчен генә сорау бирде: – Бүтән номерларны да шулай, энә-җептән чыккан кебек итеп, өр-яңадан агартып торасызмы? З.Фәтхетдинов. Энә-җептән чыккан (төшкән) к. энәдән (генә) чыккан. --- пульт артына баскан дирижёрның кара фрагы да, яктылык сибеп торган ак яка-манжетлары да әле энә-җептән төшкән, ә үзе яңа гына ясалган курчак төсле сөйкемле --- иде. М.Маликова. Энә-җептән уздыру к. энә күзеннән үткәрү. Мондый әрләүләргә, Кәримәкәйне энә-җептән уздыруларга Вәли әллә кайчаннан күнегеп беткән иде. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә